Бүген әти-әниләр һәм укытучылар, ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә экскурсиядә катнашу өчен Мәскәүгә юл тоткан «Алдынгылар хәрәкәте» активистларын озаттылар. Балаларга район башлыгы Ленар Зарипов та хәерле юл теләде.
"Яңа, күп профильле "Алдынгылар хәрәкәте" ярдәмендә бик зур мөмкинлекләр ачыла. Яшьләребез өчен бик шат. Уңышлы һәм хәерле юллар аларга!" дип ассызыклады ул.