Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Ленар Зарипов мөмкинлеге чикле райондашыбыз Гүзәл Харисова янында булып хәл белеште.
"Без еш кына сәламәтлеккә туймаган кешеләрне мөмкинлекләре чикле дибез. Ләкин физик мөмкинлекләре чикле булса да, алар рухи яктан көчле, ныклы йөрәкле, зур ихтыяр көченә ия кешеләр. Декада кысаларында гына түгел, һәрдаим якында булган кешеләргә игелек кылып, ярдәм итәргә, игътибарны арттырырга кирәк. Әлбәттә шәһәрләрдә алар өчен мөмкинлекләр күбрәк, әмма моны без авыл җирлекләрендә дә эшли алабыз. Җирлек башлыкларына, мәдәният хезмәткәрләренә шуны әйтәсе килә - мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны төрле чараларга чакырып, аларга игътибар күрсәтергә онытмасыннар иде" дип искәртте ул. .jpg)