Ленар Зарипов бүген "Simtek Industry" Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашты

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов бүген "Simtek Industry" Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашты. Сөйләшүдә «Актаныш» сәнәгать паркында җитештерү участогын ачу турында сүз барды.
Simtek компаниясе сәнәгать предприятиеләрен автоматлаштыру һәм машина төзелеше өлкәсендә эшли. Күп кенә илләрдә филиаллары бар.

"Эшмәкәрләребез өчен без һәрвакыт ачык. Район җирлегендә нинди дә булса сәнәгать тармагын булдыру – ул райондашларыбызга яңа эш урыны, яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Шулай ук районның социаль һәм икътисади яктан үсешенә дә яхшы нигез булачак" дип искәртте район башлыгы Ленар Зарипов үзенең рәсми Телеграм каналында.
https://t.me/zaripov_lR

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International