Район башлыгы Ленар Зарипов волонтерларны бәйрәмнәре белән котлады

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Үзләрен тулысы белән башкаларга багышлаган, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер, ​ вакыт белән исәпләшмичә алга куйган максатлар өчен хезмәт куйган олы йөрәкле кешеләрнең бәйрәме бүген. Хөрмәтле волонтерларыбыз!​ Сезне илебезнең бәйрәмнәр календарендагы мөһим дата – Волонтерлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.​

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тәкъдиме белән әле күптән түгел генә билгеләнгән бу бәйрәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә эшләүче кешеләрнең эчкерсез, игелекле хезмәтен олылауга юнәлтелгән.​

Бүгенге вазгыяттә Сезнең ярдәм аеруча зур. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә күрсәткән ярдәмегез, барлык кылган игелекләрегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә бердәм һәм бергә булып, аңлашып эшләргә язсын. Сезгә нык сәламәтлек, Социаль әһәмияткә ия хезмәтегездә уңышлар, тынычлык, иминлек һәм бәхет телим!

Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын!

Бәйрәмегез белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International