Ленар Зарипов: Кайда юка - шунда өзелә

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Алдагы көннәрдә һава торышының бозылуы көтелә. Синоптиклар кар, буран хәтта яңгыр да вәгъдә итә. Атна ахырына исә чын кышкы салкыннар көтелә.

Бүген эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Ленар Зарипов юлларны кардан чистартуны тиешле дәрәҗәдә оештыру зарурлыгын ассызыклады. Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм итү кирәклеген искәртте.
Янгын куркынычсызлыгы буенча да игътибар арттыруны сорады.

"Гадәттә, суыклар килгәч янгыннар саны да арта. Газ җиһазлары өчен җаваплы оешмалар котельныйларны тагын бер кат карап чыгарга тиеш. Янгын куркынычсызлыгын кисәтеп, авыр гаиләләрне йөреп чыгарга кирәк. Хуҗалыкларга үзләренең электр линияләрен, җылыту системаларын карап бетерү зарур. Бәлә аяк астында гына. Кайда юка - шунда өзелә" дип кисәтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International