Актанышта Төньяк Кавказда һаләк булган хәрбиләрне искә алу көненә багышланган өстәл теннисы буенча турнир уза

2023 елның 2 декабре, шимбә

"Батыр" спорт сараенда Төньяк Кавказда һаләк булган хәрбиләрне искә алу көненә багышланган өстәл теннисы буенча турнир уза. Ярышларда Татарстан һәм һәм күрше Башкортстаннан килгән 10 команда -100 дән артык тенисчы катнаша. Турнирны тантаналы рәвештә район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде.

Яшь теннисчыларга уңышлар теләп ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Шулай ук, районда өстәл теннисы спортының үсешенә саллы өлеш керткән, аның башлангычында торган Илдар Имамовка һәм якташыбыз, Россия командасы составында Татарстан һәм район данын яклап йөргән оста тенисчы Марат Солтановка Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International