Бүген хакимияттә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең планнан тыш утырышы узды

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген хакимияттә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, эре КФХ һәм мал сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең планнан тыш утырышы узды. 

Киңәшмәнең сәбәбе - шушы көннәрдә Әтнә районында ачыкланган күңелсез хәлләр. 
Кичә, 26 ноябрьдә, Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖендә малларда бруцеллез ачыкланган. Тәүлегенә 60 тонна сөт җитештергән хуҗалык бүгенге көндә малларсыз калды. Чөнки әлеге авыруны дәвалау авыр, гадәттә авырган малкайлар юк ителә. 
Киңәшмәдә Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргат Абдрахманов чыгыш ясады.
Ул авыруның район территориясендә таралуына юл куймас өчен профилактика чараларына аеруча тукталды. Алар арасында: барлык хуҗалыкларга ябык типтагы режимга күчү һәм чит кешеләргә керүне тыю, район территориясенә керүче транспортны дезинфекцион эшкәртүне тәэмин итү, район территориясенә хайваннарны кертүне һәм чыгаруны дәүләт ветеринария хезмәте белән килештерү зарурлыгын искәртте.
Актаныш район башлыгы Ленар Зарипов, әйтелгәннәргә йомгак ясап, гомуми тырышлык белән һәм профилактика мәсьәләләренә җаваплы карап кына, без районыбызга куркыныч йогышлы авыруны кертмәячәкбез, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International