Әниләр көненә багышланган тантаналы чарада, Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Күҗәкә авылыннан биш бала анасы Фазлыева Илсөяр Әбүдәр кызы һәм Яңа Балтач авылыннан биш бала тәрбияләгән Бакирова Гөлфия Вазыйхҗан кызы балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнделәр.
Әлеге зур бүләкне "Әни" исемен горур йөрткән райондашларыбызга хакимият башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
.jpg)