Бүген, нотариус бинасында, балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, сыендыручы ата- аналарга хокукый аңлатмалар бирү буенча чара үткәрелде. Анда нотариус, МКУ "Мәгариф идарәсе"нең тәрбия эшләре буенча урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе, Россия эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, ТР Россия җәза үтәтү федераль хезмәт идарәсе бүлеге җитәкчесе, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе, адвокат, суд приставы катнашты.