Хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен 30 мең сумга кадәр штраф яный

2023 елның 24 ноябре, җомга

Хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен 30 мең сумга кадәр штраф яный. 2023 елның 1 октябреннән РФ Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр үз көченә керде.

Тагын нинди штрафлар каралган?  

Җитди сәбәпсез комиссариатка килмәгән өчен штраф 10 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Әгәр дә хәрби хезмәткә чакырылучы яңа яшәү урынына күченгән, әмма бу хакта хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән икән, аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.  

Әгәр ул үзенең исәп-хисап мәгълүматларының (эш урыны, гаилә хәле) үзгәрүе турында хәбәр итмәсә, штраф 1 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.  

Медицина тикшерүеннән качкан өчен 15-25 мең сум штраф яный.  

Хәрби билетны югалту яки бозу өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International