Районда оешма һәм учреждение хезмәткәрләре даими рәвештә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы буенча нормативлар тапшыралар. ГТО физик әзерлек комплексы гына түгел, ә патриотик тәрбиянең бер өлеше дә булып тора. ГТО билгесен алу-зур казанышларның берсе. Чөнки бу билге югары дәрәҗәдәге физик әзерлекне һәм куелган максатларга ирешүдә тәвәккәллекне символлаштыра.
ГТОны 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр, 11 яшь категориясендә тапшырырга мөмкин. Хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым нормаларны тапшыралар. Нормативларны Яхшы тапшырганнарга "бронза", "көмеш", "алтын" медальләр тапшырыла.
Шушы көннәрдә район оешмалары һәм предприятиеләре арасында волейбол буенча чемпионатның финал турнирында шундый тантаналы чара узды. Район ГТО тест үзәге җитәкчесе Равил Хаҗиев яхшы күрсәткечләргә ирешкән спортчыларны ГТО билгеләре белән бүләкләде.