23 ноябрь көнне, район оешма һәм предприятияләре арасында ай дәвамында барган волейбол чемпионатының финал уеннары узды. "Батыр" спорт комплексында бу көнне иң көчле командалар көч сынады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Мәгариф учреждениеләре арасында:
1 урын - Спорт мәктәбе
2 урын - 1 нче мәктәп
3 урын - 2 нче мәктәп.
Оешмалар арасында:
1 урын - Хакимият
2 урын - "Гранат-Стан Групп" (МНКТ)
3 урын - Район эчке эшләр бүлеге.
Җиңүчеләрне район Советы аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов сәламләде. Барлык катнашучыларга да ихластан рәхмәт сүзләре әйтеп, хезмәтләрендә һәм алдагы бәйгеләрдә уңышлар теләде ул. .jpg)