Бүген Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина Актаныш муниципаль районының шәхси эшмәкәрләре һәм юридик затлары белән очраштылар.
Очрашу барышында алкоголь продукциясе, сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы катнашучылар 9 ай йомгаклары буенча алкоголь базарындагы вәзгыять белән таныштылар; хуҗалык итүче субъектларны сыра хәрәкәтен «Честный знак» маркировкасы системасы белән күзәтү буенча экспериментка кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның проблемалы мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде.
Шулай ук хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау, сыйфат һәм хезмәт күрсәтү культурасы буенча мәгълүмат бирү мәсьәләләре дә күтәрелде. Чара ахырында киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре тикшерелде..jpg)