Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хокук бозуларга юл куймау максатларында Актаныш муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция һәм сыра әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы контроль астындагы субъектлар эшчәнлегендә хокукны куллану практикасы мәсьәләләрен тикшерү буенча ачык чара үткәрә. Чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.
Чараның датасы һәм вакыты: 2023 елның 23 ноябре, 09: 00 сәгатьтә
Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт, киңәшмәләр залы