«Мәдәни мөхит» федераль проекты кысаларында яңарыш кичергән Яңа Әлем мәдәният йортында эшләр тәмамлану алдында тора. Бүген район башлыгы Ленар Зарипов биредә барган төзекләндерү эшләре белән танышты.
Мәдәният йорты тулысы белән заманча яңартыла. Шулай ук бер түбә астында булган спорт залы да капиталь төзекләндерелә. Барлык яңартып корулар федераль бюджет тарафыннан финанслана һәм гомуми суммасы 60 млн сум тәшкил итә.
«Мәдәни мөхит» федераль проекты, 2018 елда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Мәдәният» милли проектының структур элементларының берсе булып тора. Ул гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, мәдәни компонентны үстерүгә юнәлдерелгән.