Актаныш муниципаль районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе кисәтә: кышның беренче бозына керү куркыныч.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
• Зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен калынлыгы 15 см булырга тиеш.
• Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
• Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
• Әгәр дә боз чатнаса кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
• Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 м лы бау алырга кирәк.
• Боз аркылы автомобильдә җирле узидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:
• Паникага бирелмәскә, боз калын булган якка чыгарга тырышырга. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
• Боздан суга чыккач аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп вытык боздан ераккарак китәргә кирәк.