Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2023 елның 19 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

20 ноябрь көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:

буран, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарлана;

- юлларда бозлавык көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Буран вакытында.

  1. Аяк киеме аз шуучан һәм уңайлы булырга тиеш. Тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә шипылы яисә очында җилемле махсус таяк кулланырга киңәш ителә.
  2. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алылырга киңәш ителә. Күрем начарайган очракта, җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
  3. Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
  4. Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәгез, чөнки кар, боз булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә киңәш ителә.
  5. Машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, һава шартлары нигезендә тизлек режимын сайларга кирәк. Юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк.
  6. Балык тотарга яратучыларга бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, ялгыз балык тоткада, төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга тиеш.
  7. Машина йөртүчеләргә, аеруча ерак араларга сәяхәт планлаштыручыларга, машиналарының техник торышына аеруча игътибар бирергә тиеш. Киләсе көнгә һава торышын тикшерегез - сәяхәт вакытына карап. Салкын сезоннарда озын сәяхәт алдыннан машинаның җылылык изоляциясе турында алдан уйлагыз. Сәяхәт алдыннан двигательнең һәм аккумулятор эшләвен тикшерегез, ягулыкны туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән АЗСларда ягулык салмаска кирәк, чөнки түбән сыйфатлы ягулык рәхимсез шаярырга мөмкин. Сез җылы әйберләрне һәм ризыкны алдан тупларга тиеш, кәрәзле телефон зарядлагычын онытмагыз.

Бозлавык вакытында:

Шоферларга машиналар арасында дистанцияны арттырырга кинәш ителә. Туктарга кирәк булса тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педалена берничә тапкыр басып алырга, артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтү очен. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика да эш шартларында булырга тиеш. Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына узарга киңәш ителә. Хәрәкәтләнүче транспорт алдыннан йөгереп узмаска, чөнки тайгак юл аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы барыгыз.Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International