Социаль контракт нигезендә райондашларыбызга 9 млн 700 мең сум ярдәм күрсәтелде

2023 елның 17 ноябре, җомга

Үз эшен башлап җибәрергә ниятләгәннәргә дәүләт ярдәм кулы суза. Әлеге мөмкинлек белән 30га якын райондашыбыз файдаланырга өлгерде инде. Быел гына, үз көнен үзе күргән райондашларыбызга 9 млн 700 мең сум ярдәм күрсәтелде.

Әлеге ярдәмне кемнәр ала ала?

Беркайда да эшләмәүче яки керемнәре аз булган, әмма үз эшен ачарга теләүчеләр район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып эш башлап җибәрер өчен бер тапкыр 350 мең сумга кадәр акча бирелә. Ярдәмне алганнан соң, сатып алынган җиһазлар өчен чек тапшырасы булачак. Аннан соң да ай саен эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча керемнәр хакында белешмә тәкъдим итү сорала. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык булдырырга теләгәннәр дә әлеге ярдәмгә өмет итә ала. Моның өчен хөкүмәттән 200 мең сумга кадәр акча бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International