Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Кама аръягы татарлары мәдәниятен һәм тарихын өйрәнүнең актуаль проблемалары” исеме астында форум уза. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты галимнәре һәм “Мәгариф” журналы тарафыннан оештырылган очрашуда мәгариф учрежденияләре җитәкчеләре, журналистлар, тарих фәне буенча олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар катнаша.
Форумны район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. “Яшьләрне, балаларны дөрес тәрбияләү, аларга патриотик тәрбия бирү өчен тарихны тирәннән белеп, фактларга таянып эш итәргә кирәк. Туган ягыбызның, гореф-гадәтләребез, телебезнең халкыбызның данлы тарихында үз урыны бар. Форумның Актанышта узуы безнең өчен бик әһәмиятле. Якташыбыз, татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тарихны кадерләүдә, саклауда безгә үрнәк. Бөек Болгар шәһәрчеген безнең киләчәк буыннарга калсын өчен яңадан торгызуны башлап җибәрде. Тарихны өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру бик четерекле, әмма мактаулы эш. Шушы эшегездә уңышлар телим” дип тарихчыларыбызга мөрәҗәгать итте ул.
Форум көн дәвамында барачак һәм һәрбер кызыксынган кеше биредә катнаша ала.