1 октябрьдән хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен россиялегә 30 мең сумга кадәр штраф яный

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен 30 мең сумга кадәр штраф яный. 2023 елның 1 октябреннән РФ Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр үз көченә керде.

Тагын нинди штрафлар каралган?

- Җитди сәбәпсез килмәгән өчен чакырылучы өчен штраф 10 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
- Әгәр дә хәрби хезмәткә чакырылучы яңа яшәү урынына күченгән, әмма бу хакта хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән икән, аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.
- Әгәр ул үзенең исәп-хисап мәгълүматларының (эш урыны, гаилә хәле) үзгәрүе турында хәбәр итмәсә, штраф 1 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
- Медицина тикшерүеннән качкан өчен 15-25 мең сум штраф яный.
- Хәрби билетны югалту яки бозу өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк.


Качкыннарга нәрсә яный

Хәрби хезмәттән качкан өчен РФ ҖК 328 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган. "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" гы Федераль закон нигезендә, хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларга җитди сәбәпләрсез килмәвен качу дип таныйлар.


Җәза:

200 мең сумга кадәр яки 18 айга кадәрге чорда хөкем ителгән кешенең хезмәт хакы күләмендә, өч айдан алты айга кадәр кулга алу яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

Эзләү игълан ителгәндә

Хәрби комиссариат яки тикшерү органы соравы буенча чакырылучыны эзләүгә игълан итәргә мөмкиннәр. Беренче очракта җинаять эше кузгатылмый, полициянең бурычы - кешене табып, комиссариатка алып бару.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International