Быел актанышлыларның транспорт, җир һәм милек салымнары 55 млн 524 мең сум тәшкил итә. Һәркем белә – барлык төр салымнарны да 1 декабрьгә кадәр түләп куярга кирәк. Бүгенге көндә райондашларыбыз тарафыннан 26 млн сумнан артык салым түләнгән. Яртысы дигән сүз. Ә вакыт кыса.
Вакытында түләмәсәң, суд карары нигезендә транспортка һәм җир кишәрлекләренә карата чикләү чаралары күрелергә мөмкин. Шулай ук чит илгә чыгу да тыелачак. Ә җыелып килгән пенялары белән салымның күләме тагын да арта гына. Шуңа да, тискәре нәтиҗәләрдән саклану өчен, сезгә 2023 елның 1 декабренә кадәр милек салымнарын вакытында түләргә һәм соңгы көнгә түләүне кичектермәскә киңәш итәбез.
Шуны онытмасак иде, без түләгән салымнар илебезне, республикабызны, шәһәребезне төзекләндерү, социаль ярдәм булып кире үзебезгә әйләнеп кайта.