Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләребезнең конференциясе узды. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан районда бик күп чаралар уздырылды.
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесендә 1 урынны яулады. Бу зур дәрәҗә. Һәм әлеге күрсәткечнең артында барлык мәдәният хезмәткәрләребезнең тырыш хезмәте ята. Бүген чара барышында район мәдәният өлкәсендә тырыш хезмәт куйган хезмәткәрләр бүләкләнде.