Актанышта ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендә ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында районның массакүләм мәгълүмат чараларында гражданнарны коррупциягә каршы мәгърифәтләндерү, җәмгыятьтә коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру буенча эш оештыру турында район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Усманов, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләрен профилактикалау буенча чаралар оештыру турында, шул исәптән югары технологияле җиһазларны рациональ куллану, түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев, мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек турында Гөлнозахон Имамразыева, ришвәтчелеккә каршы тору коралы буларак дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү турында район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираеваларның чыгышлары тыңланды. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Айдар Фәрдиев Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар турында таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International