2023 елның 17 ноябрендә участок уполномоченныйлары хезмәте оешуга 100 ел тула. Россия Эчке эшләр министрлыгының юбилей датасы алдыннан «Полиция участок вәкиле – 2023» конкурсы үткәрелә, ул 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Һәркем үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары ярдәмендә Россиянең иң яхшы участок полициясе вәкиле өчен тавыш бирә ала.
Татарстан Республикасын әлеге бәйгедә Россия ЭЭМның Буа районы буенча полиция участок вәкиле өлкән лейтенант Хузеев Рөстәм Ирек улы тәкъдим итә.
Татарстан Республикасыннан катнашучыга тавыш бирергә тәкъдим итәбез!
Сылтама: https://www.kp.ru/media/947817/?participant=653bcbb392bb0c000892e344