3 ноябрь көнне мәркәзебездә узган Халыклар бердәмлеге көненә һәм Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын тәмамлауга багышланган тантаналы чарада Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләрне игълан итте.
Урыннар өч категориядә бүленгән иде.
Актаныш муниципаль районы 1 нче урынны яулады!!! 2 урында - Аксубай, 3 урында - Саба районы.
Район башлыгы Ленар Зарипов үзенең рәсми социаль челтәрләрендә мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган барлык райондашларыбызга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде:
"Актанышыбыз - татар дөньясында милли мәдәнияте белән дан тоткан районнарның берсе. Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы бәйгесендә 1 урынга лаек булу да моның иң яхшы дәлиле! Яшәешебезгә ямь өстәгән, миллилегебезне саклаган районыбызның барлык мәдәният хезмәткәрләренә ихластан рәхмәт! Бу сезнең биеклек, сезнең җиңү!" 