Агымдагы елның 10 аенда Актаныш районында 153 төлке атып алынган

2023 елның 3 ноябре, җомга

Район халкы тарафыннан төлкеләр белән бәйле зарлы хәбәрләр еш керә.  Актаныш районында кыргый хайваннар санын җайга салу буенча актив эш алып барыла.

Районының аучылык хуҗалыгы рәисе Ильяс Галләмов сүзләренә караганда, ел башыннан быел 153 төлке атылган. Шуның 50 дән артыгы - октябрь аенда.  

Мал-мөлкәткә зыян салган бу хәйләкәрләрне күрсәгез, кичекмәстән җирлек башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Билгеле, авыл урамында, шәхси йортлар арасында ату тыела. Ә төлкеләрнең күбесе, кызганыч, ташландык, агач баскан ихаталарда, "күршедә" генә яшәп ята. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International