Бүген, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре, сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән, Эчке эшләр бүлегендә урнашкан музейга барды.
Полиция ветераны Васил Вахитов музей турында бик күп мәгълүмат җиткерде, полиция хезмәте турында бик кызыклы итеп сөйләде. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге житәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юл йөрү кагыйдәләрен кабат исләренә төшереп, бүләкләр таратты. Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхтәмова шушы чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде.