Бүген Актанышта, район агросәнәгать комплексында хезмәт куйган эшсөярләр хөрмәтләде

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Актанышта, район агросәнәгать комплексында хезмәт куйган эшсөярләр хөрмәтләде.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Баязитов Гелюс Сәлим улы катнашты. Шулай ук, бәйрәм тантанасына бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, аларның туганнары да чакырулы иде.
Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортының сәхнәсендә, авыл хуҗалыгының төрле тармагында хезмәт куйган 200 гә якын райондашыбыз хөрмәткә лаек булды.

Район башлыгы Ленар Зарипов бәйрәм белән тәбрикләп, киләчәккә куелган максат һәм бурычларны билгеләде:
"Бүген без, өстәлләребездә яңа пешкән икмәк, сөт, ит мулдан булсын дип тырыш хезмәт куйган кешеләрне хөрмәтлибез.
Икътисади авыр чорда яшәсәк тә, авыл хуҗалыгында кайсы гына тармакны алма – алар үсештә. Бу игенчеләребез, терлекчеләребезнең фидакарь хезмәте.
Ирешелгәннәр белән тукталып калмыйча, үз алдыбызга авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттыру, яңа проектларны гамәлгә ашыру, хуҗалыкларның матди-техник базасын яңарту, авыл хуҗалыгы продукциясен сату, хезмәт кешеләренең эш шартларын яхшырту мәсьәләләрен хәл итү буенча җитди бурычлар куябыз.
Авыл хуҗалыгы тармагының бүгенгесенә ныклы нигез салган ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Төп максатыбыз - аларның эшен дәвам итеп, югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт кую.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезгә фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләвегез өчен ихластан рәхмәт белдерәм. Сезгә чын күңелдән игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек телим, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын!" дип искәртте ул.

Бәйрәм, эстрада йолдызлары Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновларның концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International