Хөрмәтле райондашлар! «Достижения.РФ» Бөтенроссия порталында илебез төбәкләре казанышлары өчен тавыш бирү бара.
«Достижения.РФ» проекты «Россия» Халыкара күргәзмә-форумын әзерләү кысаларында уза, ул Президент Владимир Путин Указы нигезендә ноябрьдә ВДНХда ачылачак.
Порталда федераль дәрәҗәдәге проектлар да, субъектларның казанышлары да тәкъдим ителгән. Аңа сайтның аерым бүлеге багышланган, анда һәр конкрет төбәк халкы фикеренчә, иң мөһим объектлар, ачышлар яки фәнни эшләнмәләр өчен интерактив тавыш бирү оештырылган.
Татарстан Республикасының казанышлары өчен сез дә тавыш бирә аласыз!
Сылтама: https://достижения.рф/achievements/region