Татарстанда 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү рәвешендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстәмә социаль ярдәм чарасы кертелде.
2023 елның 31 августыннан соң РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән РФ гражданнары бер тапкыр бирелә торган түләүне РФ Кораллы Көчләренә ТР территориясеннән мобилизация буенча чакырылганнар арасыннан ала алачак.
Татарстан Республикасы Рәисенең әлеге Указы 26 октябрьдә үз көченә керде һәм ел ахырына кадәр гамәлдә.
контракт буенча хәрби хезмәткә алынган гражданнарга шулай ук башка өстәмә түләүләр дә каралган. Алар белән тулырак https://heroes-tatarstan.ru/ сайтында таныша аласыз.
Контракт буенча хәрби хезмәткә язылу өчен район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итергә кирәк
Адресы: Актаныш авылы, Ленин пр. 51 йорт
Тел.: 8(85552)3-09-61 яки 3-15-35