Ленар Зарипов район территориясендә спиртлы продуктлар белән законсыз сәүдә итү мәсьәләсен кыска вакыт эчендә хәл итү зарурлыгын ассызыклады

2023 елның 27 октябре, җомга

Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә Ленар Зарипов җитәкчелегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аның барышында хокук бозулар һәм җинаятьләр торышы, аларны профилактикалау буенча эш, шулай ук бүлекләр эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды.

Утырыш барышында шулай ук район территориясендә законсыз рәвештә спиртлы продуктлар белән сәүдә итү мәсьәләләре күтәрелде. Район башлыгы Ленар Зарипов бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International