Бүген, махсус хәрби операцидә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән җыелган чираттагы гуманитар йөк юлга кузгалды. Район башлыгы Ленар Рафак улы инде 7 нче тапкыр ерак юлга чыккан Алмаз Кашапов һәм Руслан Хановка уңышлар һәм хәерле юллар теләде.
"Егетләребез янына исән-сау барып җитеп, күрешергә язсын. Гуманитар ярдәмне булдыруда кул сузган барлык битараф булмаган райондашларыбызга, волонтерларыбызга ихластан рәхмәт! Хәерле сәгатьтә!" дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында. https://t.me/zaripov_lR