Бүген "Яшьлек" үзәгендә Алдынгылар хәрәкәтенә кабул итү узды

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Яшьлек" үзәгендә Алдынгылар хәрәкәтенә кабул итү узды. Укучыларны чараның рәсми затлары, шул исәптән район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. Бүген хәрәкәткә районыбызның 53 актив укучысы кабул ителде. Әлеге чара дәвамлы булачак. Мондый бәйрәмнәр ай саен үткәреләчәк. 

«Алдынгылар хәрәкәте» (рус. РДДМ «Движение первых») – Россиядә балалар-яшүсмерләр хәрәкәте, 2022 елның 18 декабрендә Россия Президенты В.В. Путин башлангычы белән яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм «традицион Россия рухи һәм әхлакый максатлары нигезендә» дөньяга карашын формалаштыру өчен оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International