Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, ТР ССМ Республика клиник наркология диспансерының баш табибы Ренат Уткелбаев, профессор М.З.Сигал исемендәге РКОДның баш табибы Илгиз Һидиятов, Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев, Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча башлыгы Радиф Багавиев, авыл җирлекләре башлыклары, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
2023 елның 9 аенда Чаллы наркологиясенә алкогольгә бәйлелектән дәвалануга 10 кеше җибәрелгән (2022 елның 9 аенда – 19 кеше).
Социаль проблеманы хәл итүдә, алкоголь һәм наркотикларга бәйле кешеләр санын киметүдә ведомствоара хезмәттәшлекне (Эчке эшләр министрлыгы, социаль яклау, авыл җирлекләре) көчәйтергә кирәк дигән фикер яңгырады.
2023 елның 9 аенда онкология авырулары белән районда 665 авыру исәптә тора, бу узган елның шул ук чорына караганда 9% ка күбрәк.
Гыйнвардан октябрьгә кадәр 1126 тикшеренү үткәрелгән, шуларның 7 яман шеш ачыкланган.