Бүген 20 гаиләгә җир кишәрлекләре бүленеп бирелде

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Бүген район хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Лариса Галиуллина катнашында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре тәкъдим ителде.

Өч һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләгән гаиләләр өчен күптән көтеп алган мизгелләр бу. Бүген 20 гаиләгә җир кишәрлекләре бүленеп бирелде. 57 нче бистәдә Имаметдин Белалутдинов исемен йөрткән яңа урамнарның берсе ул.

Ел ахырына кадәр чиратта булган 100 гә якын гаиләгә җир кишәрлекләре тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International