"Яшьлек" мәдәни үзәгендә бүген өлкәннәр декадасына старт бирелде. Район җирлегендә барлыгы 7418 өлкән яшьтәге кешеләр исәпләнә. Аларның 4 се - Бөек Ватан сугышы ветераннары, 39ы- сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, 202 - тыл ветераны һәм 1504 сугыш чоры балалары.
Бүгенге очрашуда район башлыгы Ленар Зарипов, җирлек башлыклары, җирле җәмәгать башлангычындагы ветераннар оешмасы рәисләре катнашты. Кунакларны түрдән үк зәвык белән әзерләнгән мул өстәлләр каршы алды. Һәр өстәлнең төп яме - кабак.
Чара, шулай итеп Кабак бәйрәме белән башланып китте. Очрашуның пленар өлешендә Ленар Зарипов ветераннарыбызны сәламләп ихластан изге теләкләрен җиткерде.