Районбызының Беренчеләр хәрәкәте активистлары өлкән яшьтәге райондашларыбызны Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләде

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Районбызының Беренчеләр хәрәкәте активистлары өлкән яшьтәге райондашларыбызны Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләде. Беренчеләр хәрәкәте 2022 елның 14 июлендә Россия Президенты В.В.Путин инициативасы белән яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм традицион Россия рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштыру өчен оештырылган Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте.

Хәрәкәт бүлекчәләре Россиянең һәр муниципалитетында ачылды, ә һәр мәктәптә хәрәкәтнең беренчел ячейкалары булдырылган. Күпләргә бу хәрәкәт бәлки таныш та булып тоелыр. Аеруча, пионерия чорында үскән буын вәкилләренә. Әйе, берләшмәдә катнашучылар совет пионерларының инициативаларын дәвам итеп, җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International