Хөрмәтле Актаныш районы халкы! Сезне яңа тарихи, истәлекле дата — Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшү көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм ел саен 30 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк.
Бу датаны кертү турында карарны илебез Президенты Владимир Путин кабул итте.
Әлеге бәйрәм барыбызга да тынычлык һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген, бары тик уртак тырышлык белән генә чәчәк атуга һәм иминлеккә ирешү мөмкинлеген искә төшереп торыр. Барыгызны да ихластан бәйрәм белән!