Бүген Актанышта көтеп алынган тәүге көзге ярминкә гөрләде. Ни өчен үткән заманда язам, чөнки аның иң күңелле мизгелләре иртәнге 7 дә үк иде. Актаныш халкы йокламый икән.
Үзебездә җитештерелгән саф, чиста продукцияне алып калырга дип халык иртә таңнан сату урынында кайнаша башлады. Ите, мае, оны, башка ризыгы. гомумән авыл хуҗалыгы продукциясе мулдан тәкъдим ителгән иде.
Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны, өлкән буынны халыкара Өлкәннәр көне һәм шулай ук, илебез тарихында яңа бәйрәм - Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россия белән берләшкән истәлекле көн белән ихластан тәбрик итеп, ярминкәдә катнашкан авыл хуҗалыгы предприятияләре, фермерларыбызга, мул ассортимент белән килгән район мәгариф учрежденияләренә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.