2023 елның 1 октябреннән Актаныш муниципаль районында "Гидросервис" ҖЧҖ белән хезмәт күрсәтү буенча агентлык килешүе өзелүгә бәйле рәвештә, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының 06.09.2023 № 684-р "Актаныш муниципаль районы территориясендә урнашкан халыкны һәм оешмаларны су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүнең бердәнбер тәэмин итүчесе хокукларын тапшыру турында" гы Боерыгы нигезендә, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон һәм "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында" 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Актаныш муниципаль районы территориясендә урнашкан халыкны һәм оешмаларны су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүнең бердәнбер тәэмин итүчесе итеп "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыяте билгеләнде.
"Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан расланган тариф буенча 1 кубометр су бәясе 37,02 сум тәшкил итәчәк.
Барлык сораулар буенча 8(85552)3-09-24 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз