Район хакимиятендә коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегенндә коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә берничә сорау каралды. 

Утырышты кече һәм урта бизнес субъектларына эшкуарлык эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтү буенча муниципаль район Башкарма комитеты эшчәнлеге турында
башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамилевна, 2023 елның 1 яртыеллыгында муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен, күчемсез мөлкәтне шәхси милеккә һәм арендага бирү турында, шул исәптән аларны нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту һәм аренда хакы буенча бурычлылар белән дәгъва эшен гамәлгә ашыру буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Галиуллина Галина Петровна, 2022 ел өчен үткәрелгән декларация компаниясе нәтиҗәләре турында, район Советы оештыру бүлегенең кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Сафина Ләйлә Фазыл кызы чыгышлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International