Ленар Зарипов Шарафуллиннар гаиләсенең сөенечен уртаклашты

2023 елның 22 сентябре, җомга

Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов Шарафуллиннар гаиләсенең сөенечен уртаклашты.
Илеш районы егете Илназның һәм Актаныш районы кызы Инзиләнең 13 сентябрь көнне кызлары туган иде. Илназ махсус хәрби операциядә катнашкан батыр егетләребезнең берсе. Бүгенге көндә Сахалинда госпитальдә дәвалана ул. Район башлыгы яшь гаиләне зур сөенечләре белән тәбрикләп кечкенә Әминәгә туу турындагы таныклыкны һәм шәхсән үзенең бүләкләрен тапшырды.
Район ЗАГС бүлеге тарафыннан оештырылган чара район мәдәният хезмәткәрләренең җыр-моңнары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International