Район хакимиятендә бүген юл йөрү куркынычсызылыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны комиссия рәисе - район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов алып барды.
Юл йөрү куркынычсызылыгын тәэмин итү буенча районда соңгы айларда башкарылган эшләр һәм алга куйган максатлар белән таныштырды ул.
Утырыш барышында Актаныш муниципаль районы территориясендә юл транспорт һаләкәтләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Шәмсиев Ренат Радик улының, Чаллы шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль ДБУ начальнигы Карпов Сергей Ильичның чыгышлары тыңланды.