Бүген район хакимиятендә эшмәкәрләр катнашында "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында бизнес-интенсив уза. Чара муниципаль район эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү турында мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Район эшмәкәрләре алдында Татарстан Республикасы Раисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Безроднов Евгений Николаевич, "Бизнес коррупциягә каршы" үзәге башкарма директоры урынбасары Бисеров Булат Аделевич, «Электрон сәүдәгә ярдәм итү Үзәге» бүлеге җитәкчесе Идрисов Айдар Альберт улы һәм «Контейнер логистикасы үзәге» АКБО башкарма директоры Гурьянова Анна Евгеньевна чыгыш ясый. Чарада шулай ук "Ингосстрах" иминиятләштерү компаниясе вәкилләре дә катнаша.