«Татарстан Республикасы МДМС "Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 21 сентябреннән 2 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.
Фаразланган метеошартларны исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннар очрагы барлыкка килү, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут таралу ихтималы югары саклана.