22 сентябрь, җомга көнне район үзәгендә зур өмә узачак

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә бүген район үзәгенең оешма-предприятия һәм учреждение җитәкчеләре катнашында тирә-юнебезнең чисталыгына багышланган киңәшмә узды.

22 сентябрь, җомга көнне район үзәгендә зур өмә узачак. Һәр оешмага аерым территорияләр бүленеп бирелә. Әлбәттә, арада "Ни өчен "Коммунсервис" җыештырмый?" дигән сүзләр дә булыр. Әмма 35-40 кеше белән генә район үзәгенең чисталыгын тәэмин итү мөмкин эш түгел. Хәер, чисталыкны үзебездән башларга кирәк. Һәркем үзе яшәгән йорт тирәсен, күпфатирлы йортларның ишегалларын өмә ясап җыештырып куйса тирә-ягыбыз күзгә күренеп чистарыр иде. Актанышның матурлыгы безнең йөзебез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International