"Алдынгылар хәрәкәте" республика автобусы бүген Актанышта

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

"Алдынгылар хәрәкәте" республика автобусы бүген Актанышка килде. Балалар һәм яшьләрне берләштерү максатыннан оештырылган хәрәкәт мавыктыргыч әңгәмәләргә, интерактив уеннарга бай. Аның төп максаты – балаларга, яшүсмерләргә үзеңне күрсәтү, төрле өлкәләрдә уңышка ирешү, үз юлыңны табу өчен мөмкинлекләр бирү.
Күңелле чарада катнашучы егет-кызларыбызны район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова һәм "Алдынгылар хәрәкәте"нең Актаныш районы буенча җитәкчесе Айгиз Мәгъданов сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International