Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде

2023 елның 15 сентябре, җомга

Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Район башлыгы Ленар Зарипов белән район матбугат хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл артында очрашты ул.

Шулай ук, җитәкчеләр, төзелеп, ачылу тантанасына әзерләнеп килгән футбол манежында булып, яшелләндерү эшләренә үз өлешләрен керттеләр. Биредә алар тарафыннан ике туя агачы утыртылды. Эшлекле сәфәр барышында Әлфия Гомәр кызы Иске Идел яр буенда урнашкан яңа парк, Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең яңартылган ашханәсендә һәм "Сәламәтлек саклау" милли проект кысаларында капиталь төзекләндерелгән, зур тарихка ия Иске Байсар авылы амбулаториясендә барган эшләр белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International