Күҗәкә мәктәбе укучылары бердәнбер хатын-кыз Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллина Нурфика апа белән очрашты

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

12 сентябрь көнне Күҗәкә мәктәбе укучылары  хөрмәтле авылдашыбыз, районыбызда бердәнбер хатын-кыз Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллина Нурфика апаның хәлен белешеп, аңа чәчәкләр тапшырды. Нурфика апа аларны һәрчак көтеп ала. Бу юлы да шатланып каршы алды, изге, матур теләкләрен теләде. Укучылар ветеран апаларын бик яраталар, аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек телиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International