Бүген район башлыгы Ленар зарипов җитәкчелегендә Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә һәм хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Көн тәртибендә көзге кыр эшләре, терлекчелек тармагының 8 ай нәтиҗәләре буенча һәм финанс-экономик анализ, үзара салым буенча башкарылган эшләр, "Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенең нәтиҗәләре һәм район җирлегендә өмәләр оештыру кебек сораулар каралды.